Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә урманда югалган пенсионерны тапканнар

Яшел Үзәндә яшәүче 63 яшьлек кешенең югалуы турында мәгълүмат район буенча Эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә килә.

Ир-атның туганнары иртән иртүк урманга чыгып китүе, адашуы, ә соңрак элемтәгә керүдән туктавы турында хәбәр итә.

Эзләүгә кинолог, участок полиция хезмәткәре һәм җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный җибәрелә. Алар Яшел Үзән урманчылыгы, шәһәр зираты территориясен, шулай ук Волжск юнәлешендәге спорт базасын тикшерә. Зират артында урманга таба илтүче эзләргә тап булалар. Берничә сәгать эзләгәннән соң, полицейскийлар агач янында талчыккан, өшегән билгеләре булган югалган ир-атны табып ала.

Ир-атны Яшел Үзән хастаханәсенә илтәләр. Хәзерге вакытта пенсионерның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев