Яшел Үзәндә ун катлы йортта янгын чыккан
Янгын Королев урамындагы йортларның берсе фатирында аш бүлмәсендә чыккан.
Яшел Үзән шәһәрендә ун катлы йортта чыккан янгында бр ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Кичә кич Королев урамындагы йортларның берсендәге фатирда аш бүлмәсендәге җиһазга ут капкан. Янгын дүрт квадрат метр мәйданны биләгән.
Янгын вакытында 36 яшьлек ир-атның корсагы һәм куллары пешкән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәүдән килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев