Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә улын үтергән ана хөкем ителгән

Ана – улны, ата кызны белми торган вакытлар килеп җитте ахрысы.

Барысына да эчкечелек гаепле. Моның ише начар гадәт модадан чыгып барса да, эчүчеләр әле һаман җитәрлек. Аракы эчеп, гомерне заяга уздырганчы кирәкле эш белән шөгыльләнсәң, югыйсә, файдасы күбрәк, үзеңә әйбәтрәк булыр иде. Кызганычка, эчүгә сабышучылар моны аңларга теләми. Яшел Үзәннең Кызыл Яр авылында уйламаганда-нитмәгәндә фаҗигале хәл  чыга: ана улын теге дөньяга озатканын сизми дә кала.

Алар арасында ызгыш нәрсәдән чыккан соң? Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов сөйләвенчә, салырга яратучылар арасында аның нидән чыгуы көн кебек ачык. Эчемлек җитеп бетмәүдән, әлбәттә. Нәтиҗәдә 57 яшьлек ана пычакка тотына һәм турыдан-туры улының күкрәгенә кадый. Пычак йөрәккә үтеп кереп, аның иң кирәкле  органнарын җәрәхәтли. Зыян күрүче шул урында ук, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, үлә.
Ни гаҗәп, судта да бу хатын гаебен таныйсы, үз баласын үзе шундый хәлгә төшерүенә йөз тапкыр үкенәсе урынга, үзен аклау юлларын эзли. Имеш, аның кулындагы пычакка улы үзе килеп кадалган, аның бу эшкә катнашы булмаган. Әмма суд-мед экспертиза тикшерүләре хатынның гаебен ачыклый. Нәтиҗәдә гаеп­ләнүче 6 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Срогын бу ана гомуми режимдагы колониядә утырып тутырачак.
Аллаһ сакласын, шундый начарлыклардан. Күпләргә бу сабак булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев