Яшел Үзәндә төзелгән ракета корабльләре халыкара укуларда катнаша
Яшел Үзәннең "А.М.Горький исемендәге завод"ында эшләнгән, Каспий флотына керүче "Буян" һәм "Буян-М" кече ракета корабльләре проекты 2015 елда беренче тапкыр халыкара укуларда үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Көньяк хәрби округның матбугат хезмәте. Каспий диңгезендә биредәге дәүләтләрнең хәрби-диңгез укулары үткәреләчәк. Укуның җәйге чорында Каспий флоты корабль берләшмәләре Әзербәйдҗан һәм Казахстан...
Яшел Үзәннең "А.М.Горький исемендәге завод"ында эшләнгән, Каспий флотына керүче "Буян" һәм "Буян-М" кече ракета корабльләре проекты 2015 елда беренче тапкыр халыкара укуларда үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Көньяк хәрби округның матбугат хезмәте.
Каспий диңгезендә биредәге дәүләтләрнең хәрби-диңгез укулары үткәреләчәк. Укуның җәйге чорында Каспий флоты корабль берләшмәләре Әзербәйдҗан һәм Казахстан хәрби-диңгез көчләре белән өч яклы һәм Әзербәйҗан моряклары белән ике яклы хәрби-диңгез укулары үткәреләчәк.
Россиядән исә "Град Свияжск" кече ракета һәм артиллерия корабле, "Углич" ("Буян-М" проекты), шулай ук "Великий Устюг", "Махачкала" һәм "Волгодонск" ("Буян" проекты) катнаша.
Хәзерге вакытта Каспий флотында, быелның 27 июлендә Хәрби-диңгез флоты составына кергән, "Буян-М", "Град Свияжск" һәм "Углич" ике корабль проекты уңышлы гына хезмәт итә. Шулай ук биш корабль проекты әлегә төзелештә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев