Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә, тыюларга карамыйча, эшләүче биналарны ачыклаганнар

Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән ТР Министрлар Кабинеты республика территориясендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүне һәм тамаша-күңел ачу чараларын 23:00 дән 6:00 гә кадәр күрсәтүне тыйды.

Полиция хезмәткәрләре безнең шәһәрдә әлеге объектларны тикшерү буенча рейд үткәрде. Бер төн эчендә тикшерелгән 13 объект арасында берничә хокук бозучы ачыкланган. Алар "Fredo", "Mens Club" һәм "ПиццаМания" кафелары.

Яшел Үзән суды бу оешма хуҗаларын билгеләнгән таләпләрне үтәмәүдә гаепле дип тапты һәм барысына да 5 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Кабат шундый хокук бозулар ачыкланган очракта, аларга 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яки оешма эшчәнлеген 3 айга кадәр туктатып тору яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев