Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Яшел Үзәндә мәчетләр оештырган татар теле курсларында тел һәм дини, милли, кыйммәтләр турында сөлиячәкбез, - ди Яшел Үзән имам-мөхтәстибе.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Халыкта үз диненә, теленә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамны көчәйтергә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин хәбәр итте.

“Татар теле курсларын нәтиҗәле оештыру өчен зур тырышлык күрсәтәбез, - ди Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Җомга вагәзьләребездә дә, мәдрәсәдә сабак алучылар арасында да яңа проект турында хәбәр иттек. Район газетасына да игълан бирдек. Аллага шөкер, тел өйрәнергә теләүчеләр бар, мөрәҗәгать итәләр. Курсларга йөрүчеләрне югары филология белеменә ия мөгаллим укытачак. Хәзрәтләр дә ислам нигезе сабаклары буенча үз өлешләрен кертәчәк. Ислам тормышы, тарихын да ирештерәсебез килә. Ленин урамы 22 а йорт адресы буенча урнашкан мәдрәсә бинасында татар теле курсларын ачып җибәрергә ниятләдек. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди халык. Оешкан төстә башлаган гамәлнең нәтиҗәсе булмый калмас. Халык арасында изге юлга сукмак ачуда да бу проектның файдасы зур, дип уйлыйм. Татар теле белән беррәттән, үзебезнең асыл-рухи кыйммәтләр турында мәгълүмат алу, ишетү, тану, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне барлау – милләт өчен зур файда. Югыйсә, БДИ рус телендә бирәсе бар, дип ана телен укытудан баш тартучылар бар. Тел мәсьәләсендә комплекслы эш алып барырга кирәк. Мәчетләр дә бу эшне башкарыр, дип өметләнәм”.

Исегезгә төшереп узабыз, 2 февральдән Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә татар теле курслары башланып китәчәк. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак. Курсларны тәмамлагач, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап, сертификатлар тапшырылачак, ди проект авторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: курсы татарского языка в Зеленодоьске