Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә тагын инфекция йоктыру очрагы. Ни өчен өйдә калу мөһим?

Бүген, 12 майдан, Яшел Үзәндә барлык ачык җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын - битлекләрне һәм перчаткаларны киеп йөрү мәҗбүри.

Үзизоляцияләү режимын туктатуга карамастан, коронавирус белән авырулар саны арта.

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 71 яңа очрагы теркәлгән. Республикада йоктырганнарның гомуми саны 1832 гә җитте. Бер тәүлеккә терелүчеләр саны - 165.

Казанда 30 очрак теркәлгән, бездә, Яшел Үзән районында - 1. Һәм бу бер тәүлек эчендә. Кичә, 11 майда, Татарстанда Covid-19дан алтынчы пациент үлде.

Шуңа күрә барыбызга да саклану чараларын күрергә кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев