Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газда эшләүче "Чайка-СПГ" пассажир-экскурсия судносын суга төшерәләр

Тантаналы чара 7 августта “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ территориясендә, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашында узачак

"Чайка-СПГ" пассажир судносы Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында проектланган һәм 2020 елның февралендә нигез салынган иде. Бу үзебезнең комплектлаучы детальләрне кулланып төзелгән, сыекландырылган табигый газдагы беренче пассажир судносы.


Аның киң панорамалылыгы һәм түбән күперләр астында йөрү мөмкинлеге бар. Теплоход эчке су юллары буйлап йөрү һәм экскурсия рейслары өчен булыр дип планлаштырыла. Аның озынлыгы 58,8 м, киңлеге - 10,8 м. Теплоход 176 пассажирны сыйдыра.

Шулай ук, бу көнне 21980 проектлы диверсиягә каршы ике "Грачонок" катерына нигез салыначак. Алар диверсион-террорчылык көчләренә каршы һәм аларга якын килү пунктлары акваторияләрендә көрәшү, шулай ук, Россия дәүләт чикләрен саклау һәм яклау бурычларын хәл иткәндә, Россия ФСБның чик буе хезмәтенә ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев