Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә шәһәр судының яңа бинасы ачылды

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәр судының яңа бинасын ачуда катнашты.

Мирный микрорайонында Салих Сәйдәшев урамындагы 4 нче йортта 169 млн сумга ремонт ясалган, биредәге эшләр 2017 елдан алып барылган. 
Элек анда КФУ филиалы урнашкан иде - ул 2014 елда аз нәтиҗәле булу сәбәпле, бетерелгән иде.
Моңарчы Яшел Үзән суды ике адрес буенча кабул итте - Энгельс урамындагы мәктәпнең элеккеге бинасында (гражданлык эше буенча) һәм Гагарин урамындагы торак йортның беренче катында (җинаять һәм административ эш башкаруда).
ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Яшел Үзәндә суд бинасын ачылу белән, республикада хөкем чыгару биналарын яңарту буенча федераль программа төгәлләнә, дип сөйләде. Судларның яңа биналары шулай ук Түбән Камада, Чистайда һәм Чаллыда ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев