Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә шартлаудан зыян күргән күпфатирлы йортта яшәүчеләр вакытлыча торакка күченә башлады

Бүген иртән 13 кеше фатир ачкычларын алды, алар гадәттән тыш хәлдән соң вакытлыча «Волга» шифаханәсенә урнаштырылган иде, калганнарына да алар көн дәвамында тапшырылачак.

Торак бушлай муниципалитет тарафыннан, ТР Дәүләт торак фонды белән берлектә, республика Хөкүмәте ярдәме белән бирелә. 64 кв. м мәйданлы фатирлар Яшел Үзәндә Сәйдәшев урамындагы 19А йортта урнашкан. Анда яшәүчеләрнең барысы да Ленин урамындагы 39А йортта төзекләндерү эшләре тәмамланганчы яши алачак.

Моннан тыш, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев зыян күргән йортта яшәүчеләргә җиһаз һәм әйберләрне вакытлыча торакка күчерү өлешендә ярдәм итү турында Карар кабул итте. Иртәгә иртән йөк автомобильләре һәм волонтерлар алар карамагында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев