Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта яңартылган Дан галереясен ачу тантанасы узды

Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, завод хезмәткәрләре һәм аның ветераннары бар иде. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов серголыларны бәйрәм белән котлады.

- Серго исемендәге заводның Бөек Җиңүгә керткән өлеше зур! Меңләгән серголылар фронтка китте, аларның күбесе тылда, эш урыннарында җиңү яулады. Илебез нинди генә сынаулар белән очрашса да, заводларыбыз һәм хөрмәтле серголылар, сез, беркайчан да ватаныбызны уңайсыз хәлгә куймадыгыз. Бүген без предприятие белән горурланабыз һәм бу хезмәт коллективларының казанышы! - диде Михаил Афанасьев.

Хезмәт коллективын сәламләп, генераль директор Радик Хәсәнов, завод үсешенә керткән өлешләре өчен, барысына да рәхмәт белдерде, җитештерү алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырды.

Программаны серголыларның Хәрби һәм Хезмәт даны монументына чәчәкләр салу тантанасы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев