Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә сак корабын суга төшерделәр

Горький исемендәге завод хәрби корабларны берсе артыннан икенчесен төзеп кенә тора.

Менә җәйнең беренче көнендә үк чик буе хезмәте өчен 22100 «Океан» проекты сериясендә эшләнгән сак корабы суга төшерелде.

Беренче рангтагы әлеге серия­дәге бу кораб Санкт-Петербургның «Алмаз» үзәк диңгез конструкторлык бюросында эшләнгән икенче судно. Аны «Петропавловск-Камчатский» дип атаганнар. Беренчесе – «Поляр йолдыз» корабы 2014 елның маенда суга җибәрелгән.
– Әлеге сериядәге беренче кораб инде елдан артык Арктика киңлекләрен иңли. Ул заманча һәм бик ышанычлы, дәүләт чикләрен саклауда һәм Россия Федерация­сенең икътисади мәнфәгатьләрен кайгыртуда төрле бурычларны башкара. Чик хезмәтендә аларга ихтыяҗ зур.  Мондый корабларны  Арктикада, Камчаткада, Сахалинда һәм Приморьеда көтәләр, – дип сөйләде тантанада заказ бирүченең вәкиле, Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең яр буе сагы департаменты җитәкчесе, вице-адмирал Геннадий Медведев.
Яңа төр кораб автоном режимда 60 тәүлек буена хезмәт күрсәтә ала, тизлеген 20 узелга кадәр җиткерә. Мондый судноның йөзү ераклыгы 12 мең мильгә кадәр җитә. «Океан» Россия Федерациясенең икътисади зонасын саклау өчен тәгаенләнә. Ул авария-коткару, су өслегендә һәлакәткә юлыккан очкычлар, корабльләр, катерлар һәм башка йөзү чараларының экипажын һәм пассажирларын эзләү һәм коткару операцияләрендә катнаша.  Шулай ук сак корабы судноларда янгын сүндерергә, буксирга алырга, авария хәлендәге судноларны ябык урынга озатуда ярдәм күрсәтә. Россиянең федераль куркынычсызлык хезмәтенә террорчылык һәм пиратлыкка каршы көрәштә, контрабанда, законсыз миграция очракларын ачыклауда ярдәм итә ала. «Океан» корабларында Ка-27 класслы вертолетлар утыру-очып китү мәйданчыгы һәм ангар да бар.
– Без техник характеристикалары буенча дөньяда иң яхшысы булган корабль төзедек, – диде «Алмаз» КМКБ» АҖнең баш конструкторы Борис Лейкис. – Шундый югары коралланышлы, автоматизация системалы һәм энергетик корылмалы кораб әлегә бер җирдә дә юк. Өстәвенә, кыска гына вакыт эчендә бу корабны ракета корабле итеп үзгәртеп җиһазландырырга да була.
Борис Лейкис аңлатуынча, беренче төп корабльгә уникаль энергетик җайланма куелган. Андыйлар дөньяда берничә генә.
– Санкцияләр кертелгәч, аны керткән илләр Россия заманча кораблар төзи алмас дип уйлады, чөнки андый җайланмаларны төзү бик катлаулы, – дип сүзен дәвам итте баш конструктор. – Нәтиҗәдә безнең алга шундый бурыч куелды: хәрби кораблар  төзүне бөтенләй туктатырга, йә булмаса шундый функцияле энергетик җайланманы үзебезгә ясарга. Шулай итеп аны без үзебез ясый башладык.
Яшел Үзән заводында хәзер  шушы сериядәге өченче корабны төзи башлаганнар да инде. Аңа нигез 2017 елның 28 апрелендә салынган.    

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Завод Горького спуск корабля