Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре өч яшьлек баланы таба

18 февральдә, кичке 17 сәгатьтә, РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә шәһәрдә яшәүче 3 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килеп ирешә.

Мөрәҗәгать итүче сабыйны балалар бакчасыннан алырга килгән, тик чыккач, башка хатын-кыз белән сөйләшеп торганда, малайның югалуын күрми кала. Һәм тиз арада полициягә мөрәҗәгать итә.

Билгеләнгән маршрут буенча Яшел Үзән районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге наряды ул вакытта күрсәтелгән объект янында булган, шуңа күрә росгвардиячеләр санаулы минутларда балалар бакчасына килеп, тирә-юньне әйләнеп чыга.

Шул ук вакытта аларга Королев урамы буенча урнашкан бер кибетнең сәүдә залы буенча 3-4 яшьлек баланың үзе генә йөрүе турында хәбәр килә. Сабыйны сатучылар, сәүдә залына керә торган җирдә уенчыклар автоматы янында күреп ала. Кибет персоналы малайдан әти-әнисе кайда һәм ни өчен ул берүзе генә булуы турында сорый, әмма кечкенә малай берни дә аңлатыр бирә алмый. Шуннан соң сәүдә йорты хезмәткәрләре малай турында полициягә хәбәр итә.

Мәгълүматны тикшерү өчен ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре кибеткә юнәлә. Урында сәүдә залы хезмәткәрләре тапкан малайның хокук сакчылары тарафыннан эзләнә торган бала булуы ачыклана.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре малайны туганына кайтара. Хатын-кыз чын күңелдән росгвардиячеләргә һәм супермаркет персоналына битараф булмаулары һәм оперативлыклары өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев