Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды

Эшлекле сәфәр барышында Илдар Ирек улы 3нче шәһәр китапханәсендә булды. Аның бер укучысы халык сайланучысына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Китапханәнең сул канатында идәннәр череп, ашыгыч рәвештә алмаштырырга кирәк. Депутат бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Моннан тыш, ул китапханәчеләргә балалар өчен татар китапларын һәм "Гасырдан-гасырга" дип аталган "Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәдәни мирас" дигән бүләк тапшырды.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзәннең "Порт" Яшьләр үзәгендә яшьләр активы белән очрашты. Волонтер-медиклар, МГЕР һәм Яшьләр парламенты егетләре, шулай ук район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе белән социаль ярдәм, максатчан укыту, спортны үстерү, белем алу, эш урыннары һәм башка бик күп мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Яшьләр белән очрашудан соң депутат, “Өлкән буын” партия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Элла Квашнина янына китте. Элеккеге очрашуда Элла Сергеевна яраткан радиоалгычының яраксыз булуына зарланды, ә ул радио тыңларга бик ярата. Илдар Ирек улы ветеранны сөендерергә булды һәм аңа яңа радиоалгыч бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев