Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә райондагы әниләргә багышланган Instagram-челлендж узды

Марафон котлауларны район башлыгы Михаил Афанасьев ачты, күңелле флешмоб идеясе дә аныкы. Яшел Үзән мэры Флүрә Васильевнаның әнисе, абыйсы һәм апасы белән иске архив фотосурәтен урнаштырды.

"Безнең һәрберебез өчен, әни - үзенчәлекле кеше, башка берәү дә аның кебек эчкерсез ярата, ярдәм итә, безнең турында кайгырта алмый, хәтта без үскәч һәм әти-әни булгач та. Беренче сүз, беренче адымнар һәм беренче елмаю – туган көннән алып һәм гомер буена "Әни" сүзе йөрәкләрдә чиксез мәхәббәт булып яңгырый.

 

Кадерле әниләр! Сезнең мәхәббәтегез, кайгыртуыгыз, ихлас догаларыгыз һәм тынычлык өчен рәхмәт сүзләре безнең күзләрдә чагыла! Мин сезгә нык сәламәтлек, ана бәхете һәм гаилә иминлеге телим. Һәм яңа көн төп: Әни, мин сине яратам! - дигән сүзләрдән башлансын, - дип кул куйды Афанасьев гаилә фотосына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X