Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район Советының сигезенче сессиясе узды

Спикерлар арасында - РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бар иде.

Сигезенче сессиянең көн тәртибендә иң мөһимнәреннән берсе - Яшел Үзән муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү мәсьәләсе булды.

- Тиздән Яшел Үзәндә Татарстан Республикасында беренче булачак, ел әйләнәсе эшли торган милләтара лагерь - "Чайка" ачылачак. Якын арада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үтенече буенча, милләтара сәясәтне гамәлгә ашыру, ерак районнарга тәҗрибә уртаклашырга бару өчен районга 17 урынлы автобус биреләчәк, - дип билгеләп үтте үз докладында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лукаков.

Моннан тыш, Мирный микрорайонында төзелә торган яңа мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә яшәүче халыклар дуслыгы йорты һәм диаспоралар өчен Якшәмбе мәктәбе булдыру мәсьәләсе карала.
Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә барлыгы 165 меңнән артык милләт вәкиле яши, аларның 56,2% ы - руслар, 40,4% ы - татарлар, чуашлар, 2,7% ы - марилар һәм башкалар.
10 милли иҗтимагый берләшмә эшли: таҗик, үзбәк, әзербайҗан, украин, немец, татар, рус, һинд, чуаш һәм сириялеләр. Иң күп санлы Үзбәкстан һәм Әзербайҗан диаспоралары.

Сессия барышында торак сәясәте, социаль үсеш мәсьәләләрен карадылар, шулай ук эш планнарын билгеләделәр. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X