Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район һәм шәһәр советы сессиясе булды

Бүген  Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән шәһәр советының – кырык беренче, Яшел Үзән муниципаль район советының кырык икенче берләштерелгән сессиясе булды.

Сессия  көн тәртибенә 20 мәсьәлә чыгарылган иде.  Депутатлар 2018 елның тугыз аенда  район һәм шәһәр  социаль- икътисади үсеше  нәтиҗәләре белән танышты. Яшел Үзән районы  социаль  һәм мәдәни объектларының  һәм коммуналь хуҗалыкның 2018-2019 ягу сезонына әзерлеген тикшерде.

Сессиядә ТР Яшел Үзән муниципаль районы муниципаль берәмлекнеке булып саналган милекне Яшел Үзән муниципаль  районы “Түбән Урысбага  авыл җирлеге” муниципаль  берәмлеге милкенә  бирелде. Хәзер  Бәчек авылы башлангыч мәктәбендә мәдәни үзәк булачак. Биредә яшьләр спорт белән шөгыльләнә алса,  өлкәнрәкләр төрле түгәрәкләрдә үзләренә хуш килгән шөгыль белән   шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев