Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә пычрак номерларга каршы рейд

Күптән түгел ЮХИДИ инспекторлары  Столичная урамында теркәлү номерлары күренми торган транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклады.

Рейд барышында таләпләрне үтәмәгән өчен  33 машина йөртүче тоткарланды.

2019 елда  Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 200дән артык машина йөртүче РФ КоАПның 12.2нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Мондый чаралар  машина йөртүчеләргә  юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртергә мөмкинлек бирә.

– Закон таләпләрен үтәүчеләр  бервакытта да пычрак номерлы  машинасына утырып чыкмый,  дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Әмма фото-видеофиксация приборларыннан качу өчен номерларын махсус буяп чыгучылар да очрый. Алар кагыйдәләрне тупас бозып, юлларда авария хәлен тудыра.

Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, һава шартларының нинди булуына карамастан, транспорт чараларының теркәлү номерлары чиста һәм күренеп торган булырга тиеш. Кагыйдә үтәлмәгән очракларда 500 сум күләмендә административ штраф салына. Ә инде номерны махсус яшерү очракларында  кагыйдә бозучыларга 5 мең сумга кадәр штраф салынырга, яисә ул 1дән алып 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Фото: архив/Юлия Леонтьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев