Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә прокуратура “Яшел Үзән механика көллияте” студентларының кайнар азык белән тәэмин итү хокукларын бозу турында мәгълүмат тикшерде

Бу хакта хәбәрләр социаль челтәрләрдә барлыкка килгән иде.

Күзәтчелек ведомствосы билгеләп үткәнчә, бу елның сентябрь һәм октябрь айларында "Квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләрне әзерләү" бүлеге студентлары, чыннан да, кайнар туклану алмаган. Моның урынына аларга, шулай ук, бөтен кешегә дә җитмәгән коры паеклар биргәннәр.

Барлыгы көллияттә 1 150 студент укый. Укулар ике корпуста уза. Ашханәдә бер корпустан 950 студент өчен генә азык әзерләнгән. Башка корпуста шөгыльләнгән 200 студент төшке ашны ашап өлгерми.

Шулай итеп, көллият администрациясе студентларның кайнар туклану белән тәэмин итү хокукын бозган. Бу уку процессын һәм азык-төлек блогы эшен оештыруда хаталар аркасында килеп чыккан.

Прокурорлар «Яшел Үзән механика көллияте» җитәкчесе исеменә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән күрсәтмә керттеләр. Күзәтчелек ведомствосы тыкшынганнан соң, көллияттә хокук бозулар бетерелгән: уку графигына үзгәрешләр кертелде һәм ашханәнең эшен барлык студентлар да төшке ашка өлгерерлек режимда оештырдылар, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев