Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре мошенниклыкның ешайган очраклары турында шәһәр халкына мәгълүмат бирү буенча масштаблы акция уздырды
Мошенникларның хәйләләреннән саклану буенча мәгълүмат искәрмәләрен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең полиция участок вәкилләре, җәмәгать урыннарында ябыштырды.
Хөрмәтле гражданнар! Сезгә таныш булмаган затлар белән телефоннан сөйләшү һәм интернет аша язышу вакытында алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныгыз. Мошенниклар хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары һәм банк учреждениеләре вәкилләре, танышларыгыз һәм хәтта, сезнең туганнарыгыз тарафыннан тәкъдим ителергә мөмкин. Ят кешеләр кем исеменнән эш итә, шулар белән элемтәгә керегез һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. Бернинди шартларда да банк счетларының һәм карталарының реквизитларын, бигрәк тә парольләрне хәбәр итмәгез.
Әгәр дә сез мошенникның корбаны булгансыз икән, кичекмәстән эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итегез. Җинаятьчеләрнең эшчәнлеге турында "кайнар эздән" кергән сигнал аларның шәхесен билгеләү мөмкинлеген арттыра.
Уяу булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев