Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Ozon логистика үзәгенең беренче чиратын ачу сроклары аталды ⠀

Сентябрьдә "Яшел Үзән" сәнәгать паркы территориясендә гомуми мәйданы 38 мең кв. м булган Ozon компаниясенең логистик үзәгенең беренче чиратын башлап җибәрү каралган. Операцияләрнең тулы циклын эшләтеп җибәрү дүртенче кварталга планлаштырылган.

 Бу хакта ТР бизнес-омбудсмены, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев белдерде.

Аның сүзләренчә, Ozon логистик үзәге куәтләрен икеләтә арттырачак икенче чират төзелеше, беренче чират мәйданнарының тулу тизлегенә бәйле.

"Икенче чиратның үз вакытында тормышка ашырылачагына мин бер генә секундка да шикләнмим", - дип ассызыклады ул.

Габделганиев бүген «Зеленодольск» сәнәгать паркының төзелеш мәйданчыгында булды, анда 100 га территориядә федераль компанияләр, шул исәптән, интернет-ретейлда махсуслашучылар өчен эре логистик узел булдырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның ноябрендә биредә 39,5 мең кв. м мәйданлы һәм 2 млрд. сум торган X5 Retail Group бүлү үзәге ("Пятерочка" һәм "Перекресток" сәүдә челтәрләре) файдалануга тапшырылды. Шул ук вакытта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында e-commerce: Ozon (ике чиратның гомуми мәйданы - 76 мең кв. м, бәясе - 4,5 млрд. сумнан артык) һәм Wildberries (ике чиратның җыелма мәйданы - 100 мең кв. м тирәсе, бәясе - 5,5 млрд.) төзелеше башланды.

"Безнең алдан, коронавирус инфекциясе башланганчы ук, бу процессны башлап җибәрүебез уңай роль уйнады. Объектларның бер өлеше инде төзелгән, бер өлеше төзелешне тәмамлый. Кайбер башка компанияләр монда үзләренең логистик куәтләрен урнаштыру турында сөйләшүләр алып бара», - дип билгеләп үтте Абдулганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев