Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Ныклы гаилә көнен билгеләделәр

Муниципаль чара, “Бердәм Россия” партиясенең “Татарстан Республикасында ныклы гаилә” проекты кысаларында, шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә узды.

Кунак булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов килде. 
Чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме оештырылган иде. "Әти белән бергә" интерактив мәйданчыгы, декоратив эшләр күргәзмәсе, мастер-класслар, балалар һәм ата-аналар өчен тренинглар эшләде. Өлкән сыйныф укучылары "Демографиягә балалар карашы" ток-шоуында катнашты. 

- Гаилә кыйммәтләре, ныклы һәм тату гаилә нигезе буларак - чараның төп темасы. Ул бүген бик актуаль. Чакырылган парлар арасында бер елдан алып берничә дистә елга кадәр бергә яшәүче парлар бар. Шуларның берсе - Шурыгиннар гаиләсе. 17 мартта алар бергә гомер кичергәнгә 60 ел була. Бу үзара мөнәсәбәтләрне, кыйммәтләрне, гаилә традицияләрен һәм гаилә учагын саклауның ачык мисалы, - дип сөйләде ЗМР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Мәрьям Яковлева.

Нина Алексеевна һәм Павел Андреевичны бриллиант туйлары белән тантаналы шартларда котладылар.

Фото: РИмма Бабаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев