Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Мәүлид уздыру турында сөйләштеләр

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Яшел Үзән шәһәрендә район башлыгы Тыгин Александр Васильевич белән очрашты. Әлеге очрашуда Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин да катнашты.

Татар дин галиме Галимҗан Баруди елы кысаларында Яшел Үзән районында үткәреләчәк чаралар турында сөйләшү узды. Тиздән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай якынлаша – әлеге Мәүлид аенда узачак чаралар да билгеләнде. Александр Васильевич дин әһелләренең тәкъдимен хуплады, бик кирәкле чаралар булуын ассызыклады. 24 ноябрь көнне Яшел үзән шәһәренең Мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен һәм Галимҗан хәзрәт Барудины искә алу кичәсен уздыру турында килештеләр. Әлеге чара ике өлештән торачак: беренче өлештә – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр, мөнәҗәтләр һәм салаватлар, ә икенче өлештә Галимҗан Баруди белән таныштырып, аның турында фильм күрсәтеләчәк. 25 ноябрьдә Васильево һәм Гайшә бистәсендә дә шундый чаралар узачак.

 

Нияз Сабирҗанов.

Фото  ТР Диния Назәрәте сайтыннан  алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: