Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе традициягә әйләнде

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика хәйриячелек акциясе кысасында безнең районда укырга барырга җыенган шактый гына балага ярдәм күрсәтелде. Район буенча мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы - 591 һәм икенче-унберенче сыйныфларга укырга барган 1141 балага мәктәп кирәк-яраклары алып бирелде. Болар өчен барлыгы 1 668 000,00 сум хәйрия акчасы тотылды. Алай гына...

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика хәйриячелек акциясе кысасында безнең районда укырга барырга җыенган шактый гына балага ярдәм күрсәтелде.

Район буенча мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы - 591 һәм икенче-унберенче сыйныфларга укырга барган 1141 балага мәктәп кирәк-яраклары алып бирелде. Болар өчен барлыгы 1 668 000,00 сум хәйрия акчасы тотылды. Алай гына да түгел, Украинадан кайтырга мәҗбүр булган 26 балага да мәктәпкә барырга җыенырга ярдәм ителде. Бу эштән предприятиеләр һәм оешмалар читтә калмады. Балаларга 452 комплект мәктәп букчасы тапшырылды һәм 405е Яшел Үзән тегү фабрикасыннан мәктәп формалары белән тәэмин ителде.

Район башкарма комитеты да бу эштән читтә калмады. Әйтик, резерв фондыннан 18 күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балага мәктәп формасы сатып алынды.

Татарстан Республикасында бу ел Мәдәният елы буларак игълан ителгән иде. Шуның кысасында республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан беренче сыйныфка укырга баручы һәр укучы балага "Мавыктыргыч Татарстан" дип аталган Татарстан тарихы турында китап тапшырылды.

Соңгы елларда республикада, шуңа ярашлы рәвештә Яшел Үзәндә дә яңа уку елы башланыр алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйриячелек акциясе уздыру матур традициягә әйләнде. Безнең районда 2007 елдан башлап шушы акция кысасында беренче сыйныфка баручы 4 меңнән артык балага 6 миллион 185 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән инде.

Яшел Үзәндә әлеге акциядә "Таттелеком", "Табигать байлыклары", "Төзекләндерү үзәге", ПАТП, "Горький исемендәге завод" , "ЗПКБ", "Даль-Кама 1, "Татфондбанк" "Восход", "Электр челтәре", "АК Барс" холдинг компаниясе", "Икмәк комбинаты", "Серго исемендәге завод" кебек предприятиеләр һәм Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйриячелек фонды аеруча актив катнашкан.

Хәзер инде тулы әзерлек белән мәктәп бусагасын атлап кереп парта утырган бу балаларга тырышып укырга, ярдәм күрсәтүчеләрнең йөзләренә кызыллык китермәскә генә кала.

ӘЛФИЯ ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев