Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мәктәп массакүләм мәгълүмат чараларына багышланган семинар узды

Иҗат үзәгендә "Балалар медиаүзәге: хыялланудан туктап, эшне ничек башларга?" республика укыту семинары узды.

Анда Әтнә, Мөслим, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Азнакай районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 20дән артык өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

Семинар кысаларында мастер-класслар узды, аларда Яшел Үзән педагоглары һәм ММЧ өлкәсендә белгечләр балалар медиаүзәге төзү серләре, яшь журналистларның карьера треклары, мәктәп телекомпаниясе эше һәм смартфон ярдәмендә контент җитештерү турында сөйләделәр.

Спикерлар булып "Mediana" журналистикасының авторлык мәктәбе җитәкчесе Денис Анисимов; "ЧУдетсТВо" телекомпаниясе җитәкчесе Диләрә Ногманова; фотограф, видеограф, Worldskills Russia командасының коммуникацияләр департаменты әгъзасы Сергей Устинов һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Александр Давыдова чыгыш ясады.

- Балаларның массакүләм мәгълүмат чаралары темасы безнең өчен бик кызыклы. Быел Иҗат үзәгендә "Mediana" журналистикасы мәктәбе ачылды, шәһәрнең барлык мәктәпләренең матбугат үзәкләрен берләштергән мәктәп медиаүзәге булдырылды. Без балаларның видео һәм фотоконтентларны ничек күңел биреп җитештерүләрен, хәбәрләр язуларын, интервью алуларын, социаль челтәрләр алып баруларын күрәбез, аерым мәктәпләрдә хәтта үз ТВ һәм радиосы да бар. Бездә билгеле бер тәҗрибә тупланды һәм аның белән башка районнардагы коллегаларыбыз белән уртаклашырга булдык. Безгә калса, бу уртак зур эш өчен яхшы старт, - дип сөйләде Иҗат үзәге директоры Ирина Фесенко.

Яшел Үзән районы кунаклары очрашудан канәгать калды. Саубуллашканда алар: "Без сезнең учреждениегә, сезнең педагогларга һәм спикерларга сокланабыз!"; "Мондый заманча семинарда беренче тапкыр катнашабыз"; "Тәҗрибә белән шулкадәр мул уртаклашуыгыз өчен рәхмәт, өйгә күп идеяләр белән китәбез!"; "Семинардан соң беренче тапкыр хезмәттәшлеккә әзермен!" – кебек хис-кичерешләрен яшермәделәр.

Шулай ук очрашу нәтиҗәләре буенча балалар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм медиаүзәкләр белән эшләүче республика педагоглары өчен төркем оештыру турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев