Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мәктәп автобусларының техник торышын тикшерделәр

Яңа уку елы башланыр алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге мәктәп транспортының әзерлеген тикшерде.

Тикшерү барышында автобусларның техник торышына, руль һәм тормоз, «ГЛОНАСС» системасы эшләвенә һәм тахографларның, иминлек каешларының, ут сүндергечләрнең, аптечкаларның булуына аерым игътибар бирелде. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Идиятуллин машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X