Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә меңенче бала туды

Сабый туу һәркем өчен көтеп алынган, шатлыклы вакыйга.

Яшел Үзәндә яшәүче Заһировлар гаиләсе Яңа елга тулыланып, баеп керә. 18 декабрьдә аларның көтеп алынган беренче уллары – Азамат туды. Алай гына да түгел, ул быел Яшел Үзәндә аваз салган меңенче бала.

Дүрт килодан артык авырлык та, 57 сантиметрлы булып туган баһадир малайны бала тудыру йортыннан каршы алырга туганнары гына түгел, ә Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев, коллегалары да килгән иде.

– Безнең шәһәребездә шу шындый искиткеч гаилә яшәвенә шатмын. Балагыз туу белән котлыйм, алар безнең киләчәгебез. Шулай туры килгән, улыгыз Яшел Үзән районында быел туган меңенче бала да икән әле, – дип изге теләкләрен җиткерде һәм яшь әти-әнигә ТАССРның 100 еллыгы медален, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Гаилә башлыгы Наил – үз мәшгуль, массаж ясый, ә яшь әни Регина 17нче мәктәптә химия-биология фәнен укыта. Актив, күп конкурсларда җиңү яулаган укытучыны мәктәп директоры Ирина Маршалова да котлады. «Барлык коллективыбыз исеменнән сөенечле көнегез белән тәбриклибез. Өч яшькә кадәр утыру юк, укучылар да, без дә яшь ярымнан сезне мәктәптә көтеп калабыз», – диде ул уенын-чынын бергә кушып.

Котлауларга кушылып, бары тик һәр сабый үз бәхете белән тусын, озын гомерле булсын дип кенә өстисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев