Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә медицина кабинеты сыра белән янәшә

Узган атнада шәһәрдә мониторинг барышында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре стоматология кабинеты урнашкан бинадан 7 метр ераклыкта гына шешәләргә агып бирелә торган сыра сатылуын ачыклый.

ТР Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитетының «Алкоголь продукция­ләрен сату тыелган, кайбер оешма һәм объект территория­ләре янындагы чикне раслау турындагы» карарына ярашлы рәвештә, бер бинага керә торган җирдән икенче объектка кадәр 15 метр аралыкта алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.
Исерткеч эчемлекләр сатарга тыелган биналар аралыгын бер объекттан икенче сәүдә ноктасына кадәр булган юлны турыдан-туры исәпләү тора. Бу шартларны бозган шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Материал тикшерү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев