Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мәдәни төзекләнү

Районда һәм шәһәребездә быел мәдәни учак булып торган биналарны төзекләндерү һәм хәтта, яңаларын салу эшенә җиң сызганып тотындылар.

Соңгы вакытларда авылларда яңа биналар кору бик тә, бик тә сирәк күренеш.

Шуңа күрә, инде тыныч һәм бертөрле аккан тормыштан сагая башлаган халык, мондый җанлылыкны бик сөенеп кабул итә. Чөнки ул, авылның әле якын киләчәктә үк бөтенләй сүнеп бетмәсенә өмет уята.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Яшел Үзән районына эшлекле визит ясады һәм аның барышында милли проектлар, республика программалары ярдәмендә яңартыла, төзелә башлаган һәм ремонт таләп ителгән объектларда булды. Маршрутның беренче пункты – Уразлы иде. Анда 50 урынлы яңа клубка нигез казып бетергәннәр һәм инде блоклар салырга әзерләнәләр. «Ике көн эчендә бик күп эш башкаргансыз, молодцы!» – диде министр, күргәненнән канәгать калып.

– Уразлыдагы әлегә кадәр эшләп килгән агач бина безнең элеккеге колхоз рәисе йорты иде. Аның мичләрен сүтеп, үзгәртеп, клуб иткәннәр. Утыз гына ел эшләгәндер инде, әле дә торды, – ди, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Республика программасына эләгүебезгә мин дә, халык та бик шат. Бу өч авылга хезмәт күрсәтәчәк, китапханәле үзәк булачак: Уразлы (180 кеше), Никольское (41), Үтәнгеш (14). Ә яздан алып көзгәчә биредә халык икеләтә арта – бакча сезоны. 20 августка өлгертергә тиешләр, Аллаһ боерса. Подрядчиклар – Марат Харисов җитәкчелегендәге «Сыйфат» оешмасы егетләре тырыш һәм җитезләр. Тоткарлыклар булмас, дип ышанабыз. Республика көненә халыкны сөендерәсе иде.

Без дә ышанабыз, чөнки шундый кыс ка срокларда клубны төзеп, куллануга тапшырган мисалларыбыз инде бар. Соңгысы – Күгәйдә.
Министрга, Уразлыдан Яшел Үзәнгә баручы юл өстендә генә булган Бело-Безводное авылы мәдәният йортында урнашкан, «Мәдәният» милли проекты кысаларында заманча җиһазландырылган һәм ремонтланган модульле китапханәне дә күрсәттеләр. Әлбәттә инде, тулаем төзекләндерү таләп ителгән бина эчендәге әлеге бердәнбер «ялт» итеп торган бүлмә, каргалар арасындагы тутый кош кебек, аерылып тора. Хәтта, андагы ис тә «өр-яңа» иде. Хәзер бирегә олылар гына түгел, балалар да бик теләп йөри икән, чөнки аларны кызыктырырлык барлык шартлар бар: уңайлы интерьер, күпфункциялелек – уен һәм видео заллары, белемне арттыру һәм аралашу, мастер-класс, аудиокитап тыңлау, коворкинг, уңайлы китап уку зоналары. Иң яңа техника җайланмалары: музыка җиһазы, санлы микроскоп, өстәмә виртуаль чынбарлык белән интерактив глобус, бай электрон һәм видео китаплар фонды, Милли электрон китапханә фондына тоташу мөмкинлеге һ.б. Бер авыл китапханәсендә шуның кадәр мөмкинлекләр булсын әле!

– Бу китапханә әлеге мәдәният йортының камертоны булып тора, аның фонында биредә башка күз төшәрлек урын юк. Хәзер бина тулаем, аңа ярак лашырлык ремонт сорый, – диде министр. – Әмма моның өчен финанслау һәм аны җәлеп итү юлларын табарга кирәк. Монда бер чыганак белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый, төрле юнәлешләргә мөрәҗәгать итмичә булмас.

Китапханәнең, күренекле шәхесләр теләкләрен, киңәшләрен язып, имзалый торган дәфтәре тагын бер истәлек биткә артты, анда Ирада Әюпова үзенең шәрехләрен калдырды.
Яшел Үзәндә быел, чынлап та, мәдәни-агарту, иҗат өлкәсенә кагылышлы юнәлештәге эшләргә зурдан кубып тотындылар кебек. Мирный бистәсендә Мәдәни үсеш үзәге төзелешенә җир бүлеп бирелгән, бинасы да калкып чыгар, озак көттермәс. Андагы Балалар сәнгать мәктәбендә дә, республика программасы буенча, капиталь ремонт бара. Проектына караганда, бик матур булырга охшый. Сөйләп үтелгән объектлардан тыш, министр, шәһәребездәге барлык сәнгать мәктәпләрендә булды. Аларның һәммәсендә дә, республика дәрәҗәсендә хәл итәрлек, үзенә күрә проблемасы бар һәм аларны Ирада Хафизҗан кызы үз күзләре белән күреп, бәяләде, дәүләт ярдәмнәренә таянып эш итү юнәлеш ләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев