Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча бөтенроссия ярышлары бара

Яшел Үзәндә маунтинбайк буенча Россия беренчелеге, Чемпионаты һәм Кубогы ачылды. Велосипедта ярышлар, гадәттәгечә, безнең шәһәрдә уза.

Турнирда катнашу өчен Татарстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара, Волгоград, Саратов һәм Ярославль өлкәләреннән 100гә якын спортчы килде.

Аларны Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтә торган бөтен ил спортчыларын җәлеп итү үзәгенә әверелә.

«Яшел Үзәндә һәркем үзен уңайлы хис итсен өчен без барысын да эшләячәкбез, инфраструктураны яхшыртачакбыз», - диде ул.

Михаил Афанасьев, шулай ук, Дарья Гордеевага велоспорт буенча Россиянең спорт мастеры таныклыгын, ә аның тренеры Людмила Петровага Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев