Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Кыш Бабай йорты ачылды

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән районы яшьләре һәм кунаклар, иң зур теләкләрен җиткерергә һәм күптән көтелгән бүләкләрен алырга кышның төп әкият герое янына кунакка киләләр.

Беренче тапкыр "Авангард" паркында шәһәрнең төп шәһәр чыршысы янында Кыш Бабай йорты ачылды. Әкият локациясе булдыру инициативасын Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хуплады.

 

- Безнең балаларның Кыш бабай белән аралаша, әкияткә чума һәм могҗизага ышана алуы бик сөенечле, - дип ассызыклады Михаил Павлович.



Кыш Бабай йорты ишекләре 25 декабрьдә ачылды. Балалар рәхәтләнеп Кыш Бабайга шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, ә җавап итеп кызыл тун кигән бабай балаларга бүләкләр бирә.

Кышкы тылсымчы белән һәр теләүче көн саен 31 декабрьгә кадәр 17:00 дән 18:00 гә кадәр очраша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев