Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә күпфатирлы йортта газ шартлау эше буенча табиб-нарколог тоткарланды

Шикләнелүче - медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, психиатр Наталья Евдокимова. Аны ваемсызлыкта шикләнеп тоткарлыйлар.

Фаҗигагә кадәр берничә сәгать кала нәкъ менә Евдокимова 87 яшьлек Михаил Тимохинны карый, аны туганнары психоневрология диспансерына алып килгән. Алар аның адекват булмаган тәртибенә һәм фатирны шартлату белән янауларына зарлана.

Агентлыкка мәгълүм булганча, табиб белән әңгәмә корганда, Михаил Тимохин суицид турында әйтмәгән. Шуннан соң табиб ир-атны өенә озата һәм аны хастаханәгә салмаска карар кыла.

Агентлык мәгълүматлары буенча, табиб алдагы көнне тоткарлана һәм вакытлыча тоту изоляторына урнаштырыла. Иртәгә тикшерү аңа чик кую чарасын сайлау турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли. Тикшерү эше Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылганга күрә, Евдокимовага чик кую чарасын Казанда сайлаячаклар.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, тикшерү аны өй арестына алу турында үтенеч бирәчәк.

Агентлык соравына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев җавап биргән: әгәр тикшерүдән шундый үтенеч килсә, гаепләү ягы аңа ярдәм итәргә әзер.

Чыганак: “Татар-Информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев