Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә коммуналь хезмәтләр өчен бер тапкыр түләмәгән гаиләләр дә бар

2014 ел республикада уздырылган социаль-икътисади мониторингка караганда, безнең районда сораштыру алынган кешеләрнең 20 проценты җирле хакимият эшчәнлегенә ризасызлыгын белдергән.

Шуларның яртысы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелү белән канәгать түгел.

- Мин иң проблемалы сорауларны атап узам, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Муниципалитетның «Кайнар линия»сенә, нигездә, ишегалларын асфальтлау, урамнарны яктырту, сукбай этләр, санкцияләнмәгән чүплекләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Кулланучылар белән идарә субъектлары арасында аңлашылмаучанлык, нигездә, ОДН күләме, хезмәтләргә түләүләр, түбәләрдән агу, җылыту, тузган йортлар буенча чыга. Минем карашка, иң зур проблема - күп катлы йортларга капремонт ясау ихтыяҗын канәгатьләндерә алмауда. Хәзер күз алдыгызга китерегез - безнең районда күпме йортка капиталь ремонт кирәк. Муниципалитетның бюджеты чиксез түгел. Ә халык тарафыннан бурычлар көннән-көн арта! Искереп беткән йортларыбызны рәтләр өчен бурычлыларның өлеше керми дигән сүз.

- 2005 елдан башлап, республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр 100 процент принцибында (тарифларны субсидияләмәү) алып барылу нәтиҗәсендә озак вакытка исәпләнгән тарифлар булмауга китерде, - диде ул. - Аны хәл итү юлларын эзлибез, әлбәттә, чаралар күрәбез.
Муниципалитетның күп катлы йортларга капиталь ремонт ясауда катнашуы - аны хәл итүнең бер юнәлеше булып тора.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев