Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кисәтү чарасы старт алды

Агымдагы елның 20 маен нан 3 июненә кадәр, Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уздырыла.

2020 елның 4 аенда респуб лика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 4 бала үлгән һәм 101е җәрәхәтләнгән. Статистика мәгълүматларына караганда, 16 яшькәчә балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә.

«Игътибар-балалар!» чарасы кысасында, дәүләт автоинс пекциясе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән, машина йөртүчеләрне тик шерү, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау, белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларын, юл билгеләре, тамгалар, светофорлар торышына игътибар итү кебек чараларны башкарачак.

Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Аларны юллар янында үзләрен генә калдырмаска һәм автомобильләрдә махсус креслоларда йөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев