Яшел Үзәндә Хәрби-Диңгез Флоты көне - 2019
Якшәмбе, 28 июль көнне шәһәребездә Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итәләр. Барлык чаралар шәһәр күле буенда узачак.
11:00 – Музыка мәктәбе янындагы «Ракушка» сәхнәсендә балалар өчен мастер-класслар, уеннар һәм күңел ачулар башлана. Шул ук вакытта китаплар күргәзмәсе дә ачыла.
11:00 – 3нче гимназия янындагы балалар мәйданчыгында «Керамикада рәсем ясау» мастер-классы һәм кораб модельләре күргәзмәсе дә булачак.
11:00-13:00 – «Тернополь» кунакханәсе янындагы сәхнәдә «Флот өчен җаваплы» концерт программасы күрсәтеләчәк.
18:00-21:00 – шушы ук мәйданда зур концерт.
21:00 – барлык теләүчеләр «Ракушка» сәхнәсендә ачык һавада «Спасти Ленинград» фильмын карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев