Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хатын-кызны бәрдергән автоледины хөкем итәчәкләр

Юл һәлакәте 2018 елның августында Карл Маркс урамында булган.

Яшел Үзәндә узган җәйдә кибет янында хатын-кызны бәрдергән автоледины хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның 11 августында 14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз, арты белән кибет территориясеннән Карл Маркс урамына чыккан вакытта җәяүлене таптаткан», - дип белдерде Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче җитди тән җәрәхәтләре алган.

Автоледига карата җинаять эше кузгатылып, Яшел Үзән шәһәр судына тапшырылган.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев