Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хастаханәдә янгын корбаннары саны арткан

Яшел Үзән хастаханәсендә янгын корбаннары саны өчкә кадәр артты, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.

" Төтен газы белән агуланган тагын бер кеше үлгән ", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Кичә, җомга көнне кич белән Яшел Үзән шәһәрендә Гоголь урамындагы ике катлы хастаханә бинасының кан тамырлары бүлегендә янгын чыкты, ул палатада беренче катта өч квадрат метр мәйданда пәйда булды. Янгын тиз сүндерелгән, ике кеше һәлак булган, 88 эвакуацияләнгән.

Башта дүрт зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде: икесе уртача һәм авыр дәрәҗәдәге пешүләр алган, тагын икесе яну продуктлары белән агуланган. Сәламәтлек саклау министрлыгында башка пациентлар Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе бүлекчәләре буенча бүленгән, дип өстәделәр. Аларның куркынычсызлыгына берни дә янамый.

"Һәлакәт урынына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхсән үзе килде. ИВЛ аппаратлары янган палатада юк иде. Бу корпуста инфекцияле пациентларны хастаханә дәваламаган", - дип ассызыкладылар ведомствода.

Тикшерү комитеты 219 УК маддәсе буенча (янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу) җинаять эше кузгатты. Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар - 1939 һәм 1944 елгы пациентлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X