Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хач мануга әзерлек

Районыбыз күпмилләтле һәм бездә төрле дингә табынучылар үзара дус, тату яши, шөкер. Бер-беребезнең йолаларына, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйбыз.

Шушы көннәрдә христиан динендәге милләттәшләребезнең бик зур бәйрәмнәре – Хач ману (Качману – Крещение Господне). Яшел Үзән районында шул уңайдан 19-22 гыйнвар көннәрендә чаралар үткәрелә, төрле чиркәү мәхәлләләрендә су коену урыннары оештырыла:
19-21 гыйнварда – Раифа Богородица ирләр монастыренда (Раифа бистәсе), Раифа Богородица ирләр монастыреның Ильинск мөсафирханәсе (Ильинск авылы);
19 гыйнварда – Свияжск Богородицасы – Успенский ирләр монастыренда (Свияжск утравы), «Грузинская» Тәңре анасы иконасы чиркәве мәхәлләсендә (Осиново бистәсе), «Воздвижение креста Господня» чиркәве мәхәлләсе (Васильево бистәсе), Андрей первозданный Храмы (Яшел Үзән шәһәре).
19 гыйнвар көнне Ильинское авылына илтүче юл кунаклар транспорты өчен ябылачак. Су коену урынына бары тик җәяү генә барып булачак. Моннан тыш, Раифа Богородица ирләр монастырена илтүче юл кырыйларында автомобильләрне калдыру тыела. Моңа колак салмаучыларның транспортлары эвакуация­ләнәчәк. Шуны да әйтик, яшел үзәнлеләр өчен Садовый бистәсеннән Раифа Богородица монастырена кадәр пассажир автотранспорты йөриячәк.
Коенганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотуыгыз зарур: бары тик махсус оештырылган урыннарда, коткару станцияләреннән ерак түгел, тәҗрибәле коткаручылар күзәтүе астында коеныгыз. Салкын суга керер алдыннан йөгереп яки күнегүләр ясап тәнегезне җылытыгыз. Аяк киемегез тиз салына һәм шумый торган булсын. Баш мие кан тамырларының кысылуын кисәтү өчен, башыгыз­ны юеш­ләтмичә, муеныгызга кадәр генә чумыгыз. Суга сикерү һәм баш белән чуму киңәш ителми, чөнки суыктан шок хәленә китерергә мөмкин. Беренче тапкыр суга кергәндә тиешле тирәнлеккә генә җитәргә, ә йөзәргә кирәкми. Сулыш алу ешаерга мөмкин, бу куркыныч түгел. Бәкедә 1 минуттан да артык булмаска тырышыгыз. Чыккач, бик тиз арада сөртенеп, коры кием киегез. Иммунитетны ныгыту өчен кайнар чәй эчәргә онытмагыз, ә термосны алдан ук әзерләп килегез.
Исерек килеш коену, суга баш белән чуму, су астыннан йөзү, ялган тревога күтәрү, яр кырыйларын һәм су объектларын чүпләү, пычрату, үзегез белән хайваннар алып килү, боз өстендә төркемләп җыелышу, бүленгән чикне узу – тыела. Балаларга бары тик ата-аналары яки зур түганнары белән генә коену рөхсәт ителә.
Барысы да үзебездән тора, бәйрәм рухын күңелсез хәлләр бозмасын иде.
Керәшен татарларын, гомумән, христиан диненә табынучы якташларыбызны ихлас күңелдән олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крещение Господне