Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Хач ману коенулары

Бүген православие динендәгеләр иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – “Крещение Господне яки Богоявление” билгеләп үтә. Бәйрәм намазы укыганнан һәм суны изгеләндергәннән соң теләүчеләргә бәкедә коенырга мөмкин.

- Әйе, 5 ел инде ел саен коенам, волейбол белән шөгыльләнәм. Кыен түгел, суга керер алдыннан иң мөһиме – тәнне йомшарту, кмеренке булмаска кирәк, болай иткәндә су да җылырак тоела, чумганнан соң тәндә рәхәт калтырау була. Ә болай Зәңгәр күлдә кыш көне ике тапкыр даими коенам, - дип бүлешә Николаева Софья.

Софья волейбол белән профессиональ шөгыльләнә, КНИТУ КАИда укый. Элек авангард спорт комплексында эшләгән.

Яшел Үзән районында су коену өчен 8 урын билгеләнгән. Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре, Илья Пророк храмы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Осиново һәм Васильево янындагы сулыкларда, Яшел Үзәндә Андрей Первозванный һәм Изге Ана иконасы «Отрада и Утешение» храмнарында.

Коену урыннарда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы һәм иминлеге өчен коткаручылар кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев