Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә көчле дару саткан шәфкать туташына суд булды

Яшел Үзән суды бик нык тәэсир итә торган даруларны үзендә саклаган, саткан яшел үзәнлегә карата гаепләүне яклап чыкты. Без аның узган елның 27 декабрендә танышына әлеге даруларны сатканда тотылуы турында хәбәр иткән идек инде. Судта бу кешенең Яшел Үзән психо-неврология диспансерында эшләве билгеле булды, үзенең гаебен тулысынча таныды. Танышына ярдәм...

Яшел Үзән суды бик нык тәэсир итә торган даруларны үзендә саклаган, саткан яшел үзәнлегә карата гаепләүне яклап чыкты.

Без аның узган елның 27 декабрендә танышына әлеге даруларны сатканда тотылуы турында хәбәр иткән идек инде. Судта бу кешенең Яшел Үзән психо-неврология диспансерында эшләве билгеле булды, үзенең гаебен тулысынча таныды. Танышына ярдәм итү теләге белән җинаятьіә баруы турында хәбәр итте.

Суд дару саткан ханымга карата ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев