Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кар һәм 9 градуска кадәр суыту фаразлана

Билгеле булганча, Татарстанда метеорология хезмәте белгечләре кыш башында температураның -24кә кадәр кискен түбән төшүен вәгъдә итә.

Бүген, 30 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил уртача тизлектә. Төнлә урыны белән кар һәм томан, ә һава температурасы районда -4…-9 градус булачак. Көндез явым-төшемсез, диярлек, максималь температура -2…-7 градус. Юлларда бозлавык.

Кышның беренче көнендә республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемсез. Төнлә -9...-14 градуска кадәр суытачак, ә аязганда -15 градуска кадәр. Көндез һава иң күбе -5...-10 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык көтелә.

2 декабрьдә, шулай ук, аязучан болытлы һава һәм, башлыча, явым-төшемсез булачак. Җил уртача. Төнлә температура районда -14...-19 градус, ә аязганда -24 градус булачак. Көндез термометр баганасы -10...-15 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев