Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кар, буран һәм җил атна ахырына кадәр саклана

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы көннәрдә, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак.

 Шуңа күрә республика территориясендә кар явуы көтелә, урыны белән бураннар булуы ихтимал.

Температурада кискен үзгәрешләр көтелми. Төнлә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрь көнне термометр баганалары -3 градустан түбән төшмәячәк, ә 26 ноябрьдә - 6 градустан түбән булмый. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Якынча фараз буенча, көчле булмаган буран һәм кар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төннәрен 5-10 градус һәм көндез - 1-6 градус салкын булачак.

Руль артында үтә игътибарлы булуыгыз сорала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X