Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә исерек килеш рульгә утыручы хокук сакчыларыннан качып котылырга уйлаган

Төн уртасында шәһәрнең Октябрьская урамында ДПС экипажы шарлар белән бизәлгән ике машинага - Шевроле Спарк һәм Лада Ларгуска игътибар итә. Экипаж әлеге машиналарга иярә, тегеләре Заикин урамындагы 18нче йорт янына матур гына кайтып туктый. Ике сак хезмәткәре машиналар янына юнәлә. Икесеннән дә аракы исе аңкып тора - ирле -хатынлы парның...

Төн уртасында шәһәрнең Октябрьская урамында ДПС экипажы шарлар белән бизәлгән ике машинага - Шевроле Спарк һәм Лада Ларгуска игътибар итә. Экипаж әлеге машиналарга иярә, тегеләре Заикин урамындагы 18нче йорт янына матур гына кайтып туктый. Ике сак хезмәткәре машиналар янына юнәлә. Икесеннән дә аракы исе аңкып тора - ирле -хатынлы парның туйдан кайтып килешләре икән. Алкотектор белән тикшереп караганнан соң, боларның икесенә карата да административ материаллар тутырыла. Алар ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кага, 30 00 сум штрафка тартыла. Куркынычсызлык каешын бумаган өчен өстәп , тагын 1 мең сум штраф.

"Сельта" ширкәте автослесаре да шундый ук "маҗарага" 23 июньдә төн уртасында очрый. Рульгә исерек килеш утырмаса, ДПС хезмәткәрләреннән качып, шундый зур тизлек белән "очмас" иде. Шулай булып чыга да: алкотектор сулышында 0,678 мг/л этил спирты булуын ачыклый. Салмыш хуҗаның машинасы штрафстоянкага куела, үзе административ тоткарлау камерасына ябыла.

Эчке эшләр идарәсе материалларына нигезләнеп, Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев