Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Интернет аша табибка язылырга авыр, кайвакытта мөмкин дә түгел

Газета укучыларыбыз табибка интернет аша электрон язылу системасы эшләми дип зарлана. Поликлиника табибларына күренү өчен онлайн рәвештә дә, терминал ярдәмендә дә эләгеп булмый, дип сөйли алар.

Хөрмәтле укучымны алдамас, ялгышмас һәм моң-зарларның дөрес­легенә инану өчен табибка мин дә язылып карарга булдым. Һәм үземне томан эчендәге кебек хис иттем, кая аяз, кая күз күреме бөтенләй юк.
Табибларга электрон язылу чынлап та эшләмиме икән? Тикшереп карыйк. ТР дәүләт хезмәтләре (госуслуги) сайтына керәбез һәм гинекологка күренү өчен язылып карыйбыз. Башлангыч этапта барсы да аңлаеш­лы һәм гади: «ТР Сәламәтлек саклау» бүлеген сайлыйбыз һәм «Табибка язылу» хезмәтенә кереп, кирәкле белгечне табабыз. Ә менә инде алга таба, руслар әйтмешли, «увы».
Нишләргә соң? Киңәш һәм аңлатуларын сорап, «Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе» баш табибы Татьяна Сабурскаяга мөрәҗәгать иттем:
– Проблема чынлыкта да бар, тик ул еш кына система эшен аңлап җиткермәгәннән дә килеп чыга. Система яңа, кайдадыр чиле-пешле, эшләп бетерәсе урыннары бар. Шуңа да халык теге яки бу белгечлеккә язылырга мөмкинлек бирмәгән кайбер моментларны белергә тиеш.


Тулы язма газетада (№87).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев