Тимер юлда инкассатор машинасын локомотив бәрдергән. Машинист әйтүенчә, аның тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан да артык булмаган. Тимер юлда машинаны күреп, локомотивны туктатып калырга теләсә дә, өлгерә алмый калган. Һәлакәт аркасында инкассатор хезмәтенең бер хезмәткәрен хастаханәгә озатканнар. Бәхеткә күрә аның гомеренә куркыныч янамый диелә.
Яшел Үзәндә инкассатор машинасын локомотив бәрдергән
Яшел Үзәндә тимер юл автомобиль трассасы киселешендә һәлакәт килеп чыккан.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев