Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә җинаятьләр ни өчен кимегән?

Хокук сакчылары пандемия башланганнан бирле ялсыз эшли.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә хокук сакчыларының агымдагы елның алты аендагы эш нәтиҗәләре буенча брифинг булып узды. Бүлек җитәкчесе Айрат Ханбиков шәһәр һәм райондагы җинаятьчелек торышына йомгак ясады һәм Яшел Үзән журналистларының сорауларына җавап бирде.

Беренче ярты елда район территориясендә 1154 җинаять теркәлеп, ул узган елның шул чорыннан 51 очракка кимрәк теркәлгән. Шул исәптән,
7 үтерү һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу буенча 20 очрак булган. Аларның барысы да ачылган. Бу җинаятьләрнең гаиләдәге ызгыш-бәхәсләр нәтиҗәсендә чыкканлыгы билгеле.

Һөҗүм ясаулар, талау һәм урлау лар буенча, шулай ук, уңай тенденция – кимү күзәтелә. Шәһәрдә микрофинанс оешмасына һөҗүм ясау буенча оперативникларның тиз эш итүе билгеләнә. Җинаятьче битлек һәм перчаткадан булу сәбәпле, видеокүзәтү камерасы тикшерүгә ярдәм итә алмаса да, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы һәм тәҗрибәсе аны тиз арада ачыкларга мөмкинлек биргән.

Шәһәр чите һәм дачалардан урлау ларның кимүен полиция хезмәткәрләре быел дача сезонының иртәрәк башлануы белән аңлата. Ә менә автомобильләрдән урлаулар 16дан 33 очракка кадәр арткан. Кызганычка, велосипед урлау очрак лары да теркәлгән. Урлауларга бәйле җинаятьләрне ачу һәм җинаятьчеләрне тоту өчен полициягә гариза белән, кичектермичә, «кайнар эздән» мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эчке эшләр бүлегендә эшләр актив алып барылса да, җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Транзит район булгач, күп вакыт Яшел Үзән күчерү пунктына әйләнә. Бу юнәлештә узган 6 айда 98 җинаять теркәлгән (былтыр – 71).

Аерым санитар-эпидемиологик режим чорында полиция хезмәткәрләренә зур киеренкелек белән, ялларсыз эшләргә туры килгән. Чөнки, төп контрольлек итү хокук сакчыларына йөкләнгән. Полицейскийларга бу чорда режим бозучыларга карата 2 меңнән артык беркетмә төзергә туры килгән. Тикшерүләр хәзер дә дәвам итә.
Брифингта кадрлар мәсьәләсе турында да әйтелде. Соңгы арада полициягә эшкә килергә теләүчеләр сизелерлек арткан. Әмма, әлегә 10 процент чамасында вакантлы урыннар бар.
Яшел Үзән республиканың башка районнарына караганда, яшүсмерләр кылган җинаятьләр буенча аерылып тора, күрсәткече югары булып кала. Хисап чорында 47 яшүсмер закон бозган. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе бу проблеманың социаль булуын, җинаять юлына басучыларның күбесенең начар гаиләләрдә тәрбияләнүен билгели.

Беренче ярты еллыкта шәһәр һәм район юлларында 9 кеше юл корбаны булган. Хәзерге вакытта мәктәпләр һәм балалар бакчалары яннарындагы юлларда җәяүлеләр чыга торган урыннар ясау һәм ярашлы билгеләр урнаштыру буенча эш алып барыла.
Кызганычка, мобиль мошенник лыкка бәйле җинаятьләр саны кимеми. Телефон аферистлары корбаны булмас өчен гражданнарга игътибарны арттырырга һәм чит шалтыратучыларга ышанмаска, мәгълүматны банкларга шалтыратып үзеңә тикшерергә киңәш ителә. Шул вакытта алданучылар да азрак булыр.

Журналистлар кызыксындырган сораулар арасында төнге тынычлыкны бозучыларга, көмешкә ясап сатучыларга каршы чаралар, ягъни аларны җаваплылыкка тарту да бар иде. Мондый очракларда, Айрат Ханбиков белдерүенчә, язма гариза белән мөрәҗәгать итү кирәк. Кан тамырлары үзәгендәге янгын буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

«Полукамушкалар»да янгыннар халык арасында резонанс тудыра. Тарихи урынны саклап калу һәм анда җи наятьчелекләргә урын калдырмау буенча башкарма комитет белән бергә эшләргә кирәк булачак.
Хәзер эчке эшләр бүлеге урнашкан биналарда капиталь ремонт бара. Ул республика ярдәме буенча Минстрой аша ясала. Биналар күптәннән ремонт күрмәгән. Бүлекнең фойесын да үзгәртергә җыеналар, анда килүчеләр өчен дә уңайлы булачак. Эшләрне август ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев