Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ике өлкән кешене алдаганнар

Даими рәвештә кисәтү эшләре алып барылса да, Татарстанда алдакчылар кармагына эләгүчеләр һаман да очрап тора. Яшел Үзәндә яшәүче 80 яшьлек әби-карчык "юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан" киявен коткарам, дип кырыгалдарларга 50 мең сум акчасын чыгарып биргән. Ә 77 яшьлек карт "прокуратурага эләккән" улын "азат итү" өчен 30 мең сум акчасын да кызганмаган.

Һәр ике очрак та бер-берсенә охшаган. 23 сентябрь иртәсендә әби-карчыкка кияве исеменнән бер ир-ат шалтырата. "Кияү кеше" үзенең машинасы белән 17 яшьлек кызны бәрдерүен, хәзер җинаять җаваплылыгына тартуларын җиткерә һәм телефонны "тикшерүче"гә бирә. Анысы зыян күрүче кызга операцияләр өчен 50 мең сум акча түләп, проблеманы чишеп булачагын җиткерә. Әби-карчык шунда ук ризалаша, санаулы минутла эчендә килеп җиткән курьерга 50 мең сум акчасын чыгарып бирә. Ышаныч өчен үзенә расписка да яздырган булалар. Имеш, ул үз теләге белән һәлакәттә зыян күргән кызга акча бирә. Азактан полиция хезмәткәрләре распискада күрсәтелгән хатын-кызның гомумән булмавын ачыклый.

Яшел Үзәннең икенче кешесен 26 сентябрьгә каршы төндә алдыйлар. 77 яшьлек картка улының 5 кешене бәрдерүен хәбәр итәләр. Газизен азат итүләре өчен карт курьерларга 30 мең сум акчасын чыгарып биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев