Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ике кеше янып үлгән

Ут белән саксызлык янгыннар чыгуның төп сәбәбе булып калуын дәвам итә. Исерек килеш саксыз  тәмәке тарту аркасында  янгын корбаннары була. Соңгы фаҗига шуның ачык мисалы булып тора.

Иртәнге бишләр тирәсендә Ленин урамындагы йортның җиденче катында янгын чыгуы турында “01” хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәләр. Күрше фатирларда яшәүчеләр  урамга үзләре чыга алса да, янгын чыккан фатирдан - юк. Анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм аның 52 яшьлек улы  яшәве билгеле була.  Янгын сүндерүчеләр  ишекне ачып кергәндә төтен тулган фатирда  башта хатынның мәете табыла. Аннан соң  йокы бүлмәсендә  диван янында - ир мәете.  Фаразлауларга караганда,  янгын нәкъ менә йокы бүлмәсендә чыккан.  Күршеләре сөйләвенчә ир өендә тәмәке тартырга яраткан. Нәтиҗәдә фаҗига чыккан: 78 яшьлек хатын һәм 52 яшьлек ир үлгән.

Икенче очрак Королев урамындагы 8нче йортта электр җылыткычыннан чыккан иде. Янгын сүндерүчеләр ул янгында хуҗабикәне, бәхетенә тиз арада коткарып кала алды.

-Салкыннар башлануга  янгыннар да күбрәк чыга башлый, - дип сөйли күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов.-шәүчеләр ягыннан янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Электр приборлары, мичләр төзексезлеге дә янгыннар чыгуга сәбәп була.  Шуларны истә тотып, бу чорда ут белән сак булырга, мичләрне һәм электр җиһазларын кабызган килеш калдырмаска кирәк.

Ел башыннан безнең шәһәр һәм район территориясендә 188 янгын очрагы булып, аларда 6 кеше һәлак булды.

Резидә Йосыпова

 

 

Фото http://www.vladtime.ru сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: