Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Игътибар – балалар!” профилактик операциясе бара

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре булмасын өчен Татарстан Республикасында 14 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” чарасы уздырыла.

2018 елның 4 аенда  республика юлларында  балалар катнашында 130 ДТП булып, аларда 136 бала имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда  ДТПлар да, зыян күрүчеләр дә  17гә кимегән. Үлүчеләр булмаган.

Яшел Үзән районында  балалар катнашында 6 юл-транспорт фаҗигасе чыккан һәм аларда 6 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.  Кызганычка,  узган ел белән чагыштырганда  ДТПлар саны 3кә артса, зыян күрүчеләр саны да шуның кадәр үк арткан. Шуларның берсендә  пассажир бала, икенчесендә велосипедчы зыян күргән. 4 җәяүле баланы машина бәрдергән.  Шуларның икесе  җәяүлеләр юлдан чыга торган урында булган.

“Игътибар – балалар!” чарасы кысасында дәүләт автоинспекциясе хүезмәткәрләре  балаларны машиналарда йөртүен,  машина йөртүчеләрнең  җәяүлеләргә өстенлек бирү-бирмәвен, уткайтаргыч элементларның кулланылышын игътибар үзәгенә алачак.  Бу чорда шулай ук акцияләр, ата-аналар җыелышларын, конкурслар уздыру да күздә тотыла.

Шуны онытмаска кирәк, 7 яшькә кадәрге балалар автомобильдә  балалар креслосында йөртелергә тиеш. Хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны  креслосыз җиңел автомобильләрнең арткы утыргычында һәм йөк автомобильләренең кабинасында йөртү мөмкинлеге бар. Әмма балаларны махсус креслода йөртү күпкә куркынычсызрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск акция дети внимание дети