Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ифтар мәҗлесе узды һәм анда 80гә якын мөселман катнашты

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.

Дүшәмбе, 26 апрельдә Яшел Үзән Җәмигъ мәчете янындагы хәләл ризыклар кафесында мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе уздырылу шул юмартлыкның бер дәлиле булды. Ифтар белән яшел үзәнлеләрне бик тә ярдәмчел, җылы куллы, изге җанлы, барыбызга да бик яхшы таныш булган эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин сыйлады. 80 кешегә исәпләнгән табында ниләр генә юк иде.

Мәҗлестә муниципаль район мәхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнашып, җыелучыларны ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.

Яшел үзәнлеләр бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Әлеге мәҗлесне уздыруга матди ярдәм күрсәткән Әнвәр Миңнуллинга, оештыручылар - мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллина һәм аның урынбасары Тәнзилә Әхмәтҗановага, әзерләүчеләргә, катнашучыларга җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Тоткан уразалар кабул булсын! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев